Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Чират җитте мәктәпкә

Моңа кадәр мәктәпләр, гадәттә, ата-аналар һәм шефлык итүче предприятиеләр ярдәме белән ремонтлана иде. Бу эшкә чик куелып, белем бирү учреждениеләре махсус программа нигезендә төзекләндереләчәк. Быелдан республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы старт ала. Өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне яңарту көтелә, ә быел 154е төзекләндереләчәк. Билгеле булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм...

Моңа кадәр мәктәпләр, гадәттә, ата-аналар һәм шефлык итүче предприятиеләр ярдәме белән ремонтлана иде. Бу эшкә чик куелып, белем бирү учреждениеләре махсус программа нигезендә төзекләндереләчәк.

Быелдан республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы старт ала. Өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне яңарту көтелә, ә быел 154е төзекләндереләчәк. Билгеле булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм аннан элегрәк төзелгән гомуми белем бирү учреждениеләре кертелгән. Программа буенча иң күп мәктәпләр Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә һәм Мамадыш, Түбән Кама, Бөгелмә, Мөслим районнарында ремонтланачак. Безнең муниципаль районда быел өч мәктәпне - 3 нче, 6 нчы һәм Чкалов исемендәге мәктәпне ремонтлаячаклар. Төзекләндерү өчен бирелгән акчалар түбә, тәрәзә, тышкы ишекләрне алыштыру, эчке коммуникацияләргә тотылачак. Май башында мәктәпләргә төзелеш материаллары кайта башларга мөмкин инде.
Мәктәпләрне төзекләндерүгә багышланган матбугат киңәшмәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, эшне оештыру өчен барлык документлар да әзер булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Шул очракта ремонт эшләрен башкару өчен җиһазлар сатып алуга март аенда аванс күчерергә була.
Гадәттә, мәктәпләр 25 августка кадәр әзерләнеп, кабул ителеп бетәргә тиеш. Ремонтланасы белем йортларының күбесе әлеге вакытка сыешып бетәр дип планлаштырыла. Ә инде җитешмәгәндә, сентябрь аенда уку урынын бераз үзгәртеп торырга туры килүе дә бар. Монда бердәм дәүләт имтиханнарын бирүче егет-кызларга психологик яктан зыян китермәскә тырышачакбыз, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп