Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Укытучылар бәйгесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда барлыгы 12 педагог катнашты. Нәтиҗәдә, I урынга - Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлимова, II урынга - Сугышлы мәктәбе педагогы Резидә Солтанова һәм Керкәле мәктәбе мөгаллимәсе Сөгъдә Ямалтдинова, III урынга...

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда барлыгы 12 педагог катнашты.
Нәтиҗәдә, I урынга - Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлимова, II урынга - Сугышлы мәктәбе педагогы Резидә Солтанова һәм Керкәле мәктәбе мөгаллимәсе Сөгъдә Ямалтдинова, III урынга 4 нче мәктәп укытучысы Хәлимә Ситдыйкова чыкты. Төрле номинацияләрдә И.Шәрәпова (Подлесный мәктәбе), А.Шилкина (6 нчы мәктәп), Л.Галиева (2 нче мәктәп), А.Хәсәншина (7 нче мәктәп), Р.Мөхетдинова (3 нче мәктәп), Р.Фәтхетдинова (5 нче мәктәп), Л.Павлова (12 нче лицей), Г.Билалова (13 нче мәктәп) җиңделәр.
"Мастер-класс"ның икенче этабы республика күләмендә Казан шәһәрендә үткәреләчәк. Иң күп балл җыйган катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган "Мастер-класс" бәйгесендә җиңүче дип танылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп