“Без әти белән бергә” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләдек (фотолар)
КӨН ТЕМАСЫ

“Без әти белән бергә” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләдек (фотолар)

Бүген редакциябезгә "Заман сулышы" газеты сайтында барган конкурста призлы урын алучыларны чакырдык. Шәһәребездә яшәүче Вәлиевлар гаиләсе 7 641 тавыш җыеп, җиңүче булган иде. Алар гаиләсе дүрт кешедән тора - Фаил, Резедә, кызлары Милана белән Камилла (конкурста әтисе белән аның фотосы катнашты). -Конкурста җиңәсе килү теләнге шулкадәр көчле иде: Себердә торучы...

Бүген редакциябезгә "Заман сулышы" газеты сайтында барган конкурста призлы урын алучыларны чакырдык.
Шәһәребездә яшәүче Вәлиевлар гаиләсе 7 641 тавыш җыеп, җиңүче булган иде. Алар гаиләсе дүрт кешедән тора - Фаил, Резедә, кызлары Милана белән Камилла (конкурста әтисе белән аның фотосы катнашты).
-Конкурста җиңәсе килү теләнге шулкадәр көчле иде: Себердә торучы әниләргә әйтеп, алар бөтен таныш-белешләре белән бергәләп тавыш бирделәр, ди Резедә.
II урынга Куакбаш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Лениногорскида яшәүче Кәримовлар гаиләсе чыккан иде. Алар 6 313 тавыш җыя алды. Конкурска җибәргәнгән фотода ул кызлары Камилла һәм Самира белән төшкән.
Шөгердә яшәүче Шәйхуллиннар 5 мең 130 тавыш җыеп, өченче урын алган иде. Аларның фотосы бик үзенчәлекле: әтисе белән уллары Азат утын ярып, аны өйгәндә төшерелгән.
-Бөтен классташлар, аларның әти-әниләре, укытучылар безнең өчен тавыш бирде, - ди Азат, бүләк алуларына шатланып.
Конкурста катнашучыларга рәхмәт әтйәбез. Киләчәктә дә бәйгеләр дәвам итәчәк, катнашыгыз, бүләк отыгыз.

Нет комментариев