1 сентябрьдән Россиядә пассажирларны автобуста һәм таксида йөртү кагыйдәләре үзгәрә
1 сентябрьдән Россиядә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә.
Алар 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Үзгәрешләр автобус, трамвай, троллейбус һәм автомобильләр, шулай ук заказ буенча һәм җиңел таксилар белән даими рәвештә пассажирлар йөртүгә кагыла.
Яңа кагыйдәләр, әгәр автотранспорт предприятиесенең кирәкле техник мөмкинлекләре булса, транспортта йөргән өчен NFC технологиясен кулланып түләү мөмкинлеген күздә тота. Моннан тыш, билетны Бердәм биометрик система аша рәсмиләштереп булачак. Шулай ук тиешле инфраструктура булган очракта пассажирлар MAX илкүләм мессенджеры аша ташламалы йөрү хокукын раслый алачак.
Тагын бер яңалык сәфәр турындагы мәгълүматка кагыла. Әгәр маршрутта уңайлылык дәрәҗәсенә карап төрле тарифлар гамәлдә булса, автотранспорт предприятиеләре пассажирларга транспортта нинди шартлар каралганын алдан хәбәр итәргә тиеш. Аерым алганда, билетта кондиционер, бәдрәф, аудио- һәм видеоаппаратура, шулай ук багаж киштәләре булуы турында мәгълүмат күрсәтелүе зарур. Бу мәгълүмат билет сатып алганчы – автотранспорт предприятиесенең сайтында, мобиль кушымтада, сату пунктларында яки электрон түләү сервисларында булырга тиеш.
Моннан тыш, автотранспорт предприятиеләре транспорт чарасы салонында йөртүче турында мәгълүмат кына түгел, элемтә өчен контакт телефонын да урнаштырырга тиеш булачак.
Үзгәрешләр автовокзаллар һәм автостанцияләр инфраструктурасына да кагылыр дип көтелә. Хәзер пассажирлар көтү залларыннан һәм бәдрәфләрдән автобус китәргә бер сәгать кала һәм килгәннән соң бер сәгать дәвамында бушлай файдалана алачак. Элек кагыйдәләрдә мондый вакыт кысалары билгеләнмәгән иде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев