Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балага социаль челтәргә куелган фото аша күз тияме?

Тормыш иптәшем социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән.

«Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» – диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», – ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме?

Рафил З. Казан

Укучыларыбызның сорауларына Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирә:

– Фотода баланың йөзен капласаң да, тәне ачык кала. Кайберәүләр аның кулларына, киеменә, гәүдә төзелешенә дә кызыгып карарга мөмкин. Шул рәвешле сабыйга барыбер күз тиюе ихтимал. Фото аша да күз тия ала. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә балаларыбызны, үзебезнең кайбер тормыш вакыйгаларын артык күрсәтмәсәк яхшырак. Бөтен кеше дә безгә сокланып һәм «сөбханаллаһ» дип карамый бит. Фото куйган очракта күз тиюдән саклану чараларын күрергә кирәк. Андый чакта госел һәм тәһарәтле булу, фарыз гамәлләрне үтәү, хәрамнан тыелу, «Аятел-көрси», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укып, үз-үзеңне өшкерү, догалар кылу зарур.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев