Башлангыч мәктәпнең түбәсе ишелеп төшкән
Балалар нишләячәк?
Балалар дүрт чакрым ераклыктагы Яңа Кенәр авылы мәктәбенә йөреп укыячаклар дип ниятләнелә.
Кичә сәгать 16.55тә Арча районы Сәрдә авылында мәктәп бинасының түбәсе ишелгән, дип яза "Татар-информ". Бинада башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан булган. Бина иске булу сәбәпле, түбәнең 70 проценты ишелеп төшкән.
Зыян күрүчеләр юк. Бинада беркем булмаган. Балалар дүрт чакрым ераклыктагы Яңа Кенәр авылы мәктәбенә йөреп укыячаклар дип ниятләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев