Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы яңа пандемияләргә әзер булырга чакырды

Дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге коронавирус пандемиясе тәҗрибәсен исәпкә алырга һәм яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булырга тиеш.

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус белдерде.

Кече утрау дәүләтләренең сәламәтлек саклау саммитында катнашучыларга телесэлемтә буенча мөрәҗәгать итеп, ул: «Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы ассызыклаганча, «яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булу өчен, аларны булдырмаска тырышу, аларга тиз җавап бирү һәм аларны бетерү өчен беренчел медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау хезмәтләрен җәелдерү нигезендә барысын да эшләргә әзер булырга кирәк».

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/29-06-2021/b-tend-nya-s-lam-tlek-saklau-oeshmasy-bashlygy-ya-a-pandemiyal-rg-zer-bulyrga-chakyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев