Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу атнада Рамазан ае башлана

Рамазан ае 28 февральдә кояш баегач башлана.

Уразаның беренче көне - 1 март, соңгы көне - 29 март.

 Ураза бәйрәме - 30 март.       

Беренче тәравих намазы 2025нче елның 28нче февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Соңгы тәравих - 28 мартта.

Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул итте.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев