Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыдагы йортта газ шартлауның сәбәбе плитә янында тәмәке тарту булырга мөмкин

Яр Чаллыдагы биш катлы йортта газ шартлауның беренчел сәбәбе газ белән саксыз эш итү булган.

Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Чаллының 11нче комплексындагы биш катлы йортта гадәттән тыш хәл булган. Икенче каттагы фатирда газ шартлаган.
Икенче каттагы фатир хуҗабикәсе духовкалы шкаф кранын ачып, тәмәке кабызган. Җыелган газ детонациясе килеп чыга, кухнядагы һәм бүлмәдәге тәрәзәләр ваттыла. Хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү 18 июньдә уздырылган. Тикшерү эксплуатацияләү яки хезмәт күрсәтү вакытында хокук бозулар булганмы-юкмы икәнен ачыклаячак. Дәүләт торак инспекциясендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм приборларның төзеклеген тикшерү кирәклеге турында искә төшерделәр.

 

Вести-Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев