Чаллы телевидениесе ребрендингтан соң үзенең яңа логотибын тәкъдим итте
“Чаллы ТВ” үзенең барлык мәйданчыкларының йөзен яңа стильдә үзгәртү буенча эшли. 31 нче майда Чаллы телевидениесенең барлык тамашачылары бу үзгәрешләрне үзләре күрә алачак.
Яңартылган логотипка “Челны без комплексов” шигаре дә кертелгән. Логотипның төсендә дә үзгәреш бар. “Телевидениенең тышкы кыяфәте генә түгел, эчтәлеге дә үзгә булачак,- ди Чаллы телевидениесенең баш мөхәррир урынбасары Елена Камалова,- без тамашачы белән төрле темаларга “комплексларсыз” җиңел һәм ачыктан-ачык сөйләшергә телибез.”
Баш мөхәррир Ренат Гыйззәтуллин әйтүенчә, яңа логотип оперативлык, аңлаешлылык һәм халыкчанлык символы булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев