«Чиккән сөлге - әниләрнең төсе»: Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә фольклор чара
Чараның төп бурычы-катнашучыларны татар халкы мәдәниятендә әлеге һөнәрнең тарихы һәм әһәмияте белән таныштыру иде.
Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә «Аулак өй» клубы әгъзалары белән сөлге чигү сәнгатенә багышланган «Чиккән сөлге — әниләрнең төсе» фольклор чарасы үткәрелде. Бу хакта авыл китапханәсе хәбәр итә.
“Аулак өй” клубына йөрүче хатын-кызлар гореф-гадәтләр турында тыңладылар. Күбесе традицион бизәкләрне чигү техникасын өйрәнергә теләк белдерде.
Чара ахырында катнашучылар ишеткәннәре турында фикер алыштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Фольклор кичәсе традицион һөнәрчелекнең мәдәни тормышта әһәмиятен яхшырак аңларга ярдәм итте. Чара шулай ук халык традицияләрен саклауда һәм популярлаштыруда ярдәм итте.
“Киләчәктә мондый очрашулар уздыру, шулай ук татар халык иҗатына багышланган мастер-класслар һәм чаралар оештыру планлаштырыла”, - дип яза китапханәдән Рәисә Сафина.
фотолар: китапханәдән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев