Дачада чүп-чар яндырган өчен - 50 мең сумга кадәр штраф
Россиядә дачаларда иске әйберләрне яндыру катгый тыелган, ә кагыйдәләрне бозган өчен зур штрафлар каралган.
Юрист Алексей Петропольский сүзләренчә, участокта пластик, резина, буялган агач, кием, мебель һәм башка көнкүреш калдыкларын яндыру тыела.
Кагыйдә бозган өчен штрафлар: 5 000 – 15 000 сум (гади очракларда); 10 000 – 20 000 сум (янгынга каршы махсус режим вакытында); 50 000 сумга кадәр — чит милеккә зыян килгән очракта
Моннан тыш, әгәр ут аркасында зур зыян килеп чыкса яки кешеләр имгәнсә, эш административ түгел, ә җинаять җаваплылыгына кадәр барып җитәргә мөмкин.
Юристлар искәртә: дачада “чүптән котылуның җиңел юлы” бик кыйммәтле һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Сак булыгыз — кагыйдәләрне бозу урынына чүпне законлы рәвештә утильләштерү яхшырак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев