Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәрит Нәбиуллин: Безнең егетләр Бөтендөнья күчмә уеннарда катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керделәр

Татар токымлы атлар - горурлык

“Атларны ярату безнең геннарга, тамырларга салынган. Элек ат иярләмәгән егетләр бик сирәк була торган иде. Бүгенге көндә без үз хуҗалыгыбызда татар токымлы атлар тотабыз. Әлеге атлар белән элеккеге уеннарны кире кайтарабыз. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашабыз. Әйтик, күптән түгел Казанда атларда көрәш – Аударыш буенча дөнья чемпионаты узды. Монголия, Үзбәкстан, Киргизиядән, Казахстаннан килгән иделәр. Әлбәттә, безнең егетләр дә катнашты һәм бик матур уеннар күрсәтте. 

Безнең егетләргә -  Динар Хәйбриев, Инсаф Хөсәенов һәм Илнур Гобәйдуллин, Айдан Хәйруллин 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр Кыргызстанда узачак VI Бөтендөнья күчмә уеннарда катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керделәр. Аларга безнең ил флагын халыкара аренада яклау хөрмәте насыйп булды”, - ди фермер Фәрит Нәбиуллин.

Казанда узган IV Аударыш чемпионатында 9 илдән: Россия, Монголия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗаннан 42 җайдак катнашты. Безнең егетләр район һәм республика данын лаеклы күрсәттеләр:

1 урын - Россия җыелма командасы составында Динар Хәйбриев (100 килограммнан артык), Татарстан җыелма командасы составында Айдан Хәйруллин (80 килограммга кадәр). 

2 урын - Нияз Галиуллин (Россия җыелма командасы составында), Илдар Гыйбадуллин (60 кг га кадәр, Әлмәт районы) Татарстан җыелма командасы составында

 3 урын - Илнур Гобәйдуллин (90 кг га кадәр) һәм Инсаф Хөсәенов (100 кг га кадәр, Тукай районы) — Россия җыелма командасы составында, Айрат Ризванов (100 кг дан артык, Азнакай районы) — Татарстан җыелма командасы составында.

Фәрит Нәбиуллин әйтүенчә, быел да Лениногорскида «Татар аты» Бөтенроссия фестивале узачак. 

 

фотолар: Ф.Нәбиуллиннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев