Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре нәниләр өчен «Карга боткасы» үткәрде
Шәһәребезнең 4нче балалар бакчасында «Карга боткасы» фольклор бәйрәме үтте.
Г. Тукай исемендәге милли бүлек хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы программа әзерләделәр.
Әлеге чара күңелле уеннар, җырлар, табышмаклар белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары - әби белән Шәвәли балаларны җылы каршы алдылар.
Бәйрәмнең төп ашы – ботка әзерләнгән арада, балалар "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Чүлмәк вату" һәм "Кәрия-Зәкәрия" кебек хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Бәйрәм ахырында сабыйлар тәмле ботка белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев