Якташыбыз Данил Садриев Түбән Тагилда чемпионатта җиңү яулады
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Данил Садриев Түбән Тагилда чемпионатта җиңү яулады

Түбән Тагил шәһәрендә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча чемпионат тәмамланды.

Ир-егетләр арасында шәхси ярышларда зур трамплинда (К-120) Лениногорск спортчысы Данил Садриев беренчелеккә чыкты. Ул 249,5 балл җыйды.

Быел -2026 елда Россия чемпионатында әлеге җиңү Данил өчен икенче тапкыр булды.  Февраль  ае башында ул Түбән Тагилда ярышларда К-90 трамплиныннан сикереп җиңгән иде. 

Данил Садриев – «Олимпия резервлары» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. 


Нет комментариев