Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Язучы Рәмзия Габделхакова - Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты булды

Рәмзия Габделхакова - язучы һәм шагыйрә

25 апрельдә Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан уздырылган Шигырь бәйрәмендә күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр тапшырылды.⠀

«Әдәбият» номинациясендә җиңүче дип ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова танылды.

Бу аның беренче бүләге генә түгел. Р. Габделхакова — Ш. Бикчурин (1998), Утыз Имәни (2015), С. Сөләймәнова (2019), Фатих Хөсни (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015).

Рәмзия Габделхакова  Чирмешән районында туган, озак еллар Лениногорскида иҗат итте. Бүгенге көндә Әлмәттә яши. Рәмзия ханым зур әдәбиятка беренче адымнарын  "Заман сулышы" газетында эшләгәндә ясый.

1990 елда Лениногорск иҗат әһелләрен берләштергән "Чишмә" оешмасы әгъзасы, 1999 - 2004 елларда аның җитәкчесе булып тора. Берничә китап авторы, әсәрләрен укучылары яратып укыйлар. 


фотолар: Людмила Аланлы ВКонтакте битеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев