Йөзү буенча өч призлы урын - лениногорскилыларда
Бөгелмәдә “Факел” йөзү бассейнында матч очрашуы узды.
Анда Бөгелмә, Лениногорск, Баулының яшь йөзүчеләре катнашты.
Барлык катнашучыларга аркада килеш 50 метр йөзәргә иде.
Лениногорск командасын “Юбилейный” йөзү бассейнында шөгыльләнүче яшь спортчылар тәкъдим итте.
Алар үз яшь төркемнәре буенча призлы урыннар алды: өченче урын Азалина Әхмәтовада, икенче урында – Раяна Шәрәфетдинова, Роман Олейников.
Һәм инде җиңүче исеменә Илона Рәхимова белән Майя Абашина лаек булды.
фото: йөзү бассейныннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев