Иске Шөгер мәдәният йорты иҗат коллективлары - "Мәдәни мохит"тә
Иске Шөгер мәдәният йортының дус һәм бердәм иҗат коллективы “Мәдәни мохит” проектында катнашты, шәһәргә килеп, биредә яшәүчеләрне үзләренең осталыгы белән таң калдырып, кайтып киттеләр.
“Төсле җәй” дип аталган күңел ачу программасы “Балерина” фонтаны янында узды. Әлеге чара “Мәдәни мохит” проекты кысаларында оештырылды. Шунысын әйтергә кирәк: бер айлык тәнәфестән соң “Мәдәни мохит” үз эшчәнлеген янәдән башлады, эпидемиологик ситуация белән бәйле рәвештә, июль аенда туктатылып торды.
Узган атнаның шимбәсендә Иске Шөгер мәдәният йортының иҗат коллективы: “Ялкын” хореография коллективы (җитәкчесе – Регина Батырова), Дамир Якупов, Айрат Шәйхлисламов, Эльнара Мирзоева балалар өчен кызыклы уеннар оештырганнар, җырлар, биюләр башкарганнар.
- “Мәдәни мохит”тә беренче тапкыр гына катнашуыбыз, - дип сөйли Эльнара. – Бераз дулкынландык. Безне бик җылы каршы алдылар. Программа белән шулхәтле мавыгып киттек, вакытның узганы да сизелмәде, - ди ул.
Фонтан янына җыелган балалар өчен конкурслар, викториналар уздырганнар. Иң кызыгы – “Аш пешерүчеләр-кондитерлар” уены булган. Монда чын-чынлап кулинария эшенә керешкәннәр балалар. Ике официант чарага килгән халыктан заказлар җыйган. Аш пешерүчеләр исә өстәл куеп, шунда печеньеларга төрле эчлекләр ясаган, татлы ризыклар әзерләгән. Әлбәттә, халыкны да сыйлаганнар.
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев