Карагай авылында Радик Шәйдуллинның кабере өстендәге флагларны алыштырганнар
Радик Марсель улы Шәйдуллин СВОда һәлак булган иде.
Карагай авылы мәдәният йорты хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан авылдаш егет – МХОда батырларча һәлак булган Радик Шәйдуллинның авыл зиратындагы кабере өстендәге флагларны алыштырганнар.
Хәрбинең кабере өстендә Россия һәм Татарстан әләмнәре җилферди. Әлеге әләмнәр солдатның батырлыгы турында сөйли. Безнең өчен тормышын корбан иткән якташыбызны онытырга хакыбыз юк.
Исегезгә төшерәбез: Ул Карагай авылында гаиләдә икенче бала булып, 1984 елның 3 августында туа. Радик Урдалы мәктәбендә белем ала.
2001 елда мәктәпне тәмамлый һәм алга таба һөнәр алу өчен Самара өлкәсе, Камышлы политехник училищега укырга керә. 3нче разрядлы газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре ала һәм “С” категорияле машина йөртү хокукына ия була.
Армия хезмәтенә 2002 елда чакырыла. Самара өлкәсе Кряж шәһәрендә мотопехота бригадасында 1 ел хәрби укулар уза. Аннары “кайнар нокта”га – Чечняга китә. Хәрби хезмәтнең барлык авырлыгын күреп, 2004 елда туган авылына исән-сау кайта.
Авылда, колхозда эшли.
2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. Мотоукчы отделениесе стрелогы, рядовой Радик Шәйдуллин 2024 елның 12 февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Урыны оҗмахта булсын.
фото: Карагай СДК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев