Керкәле авылында “Запорожец” машиналарында узган ярышта барлык призлы урыннарда – лениногорскилылар
Керкәле авылы узган шимбәдә ЗАЗ автомобильләре тавышына күмелде.
Биредә узышларга нигез салучы, “Бәкер” шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган автоузышлар үтте. 2018 елда әлеге ярышларга республика статусы бирелде.
Ралли-спринтта Лениногорск, Арча, Казаннан һәм Лениногорск районы авылларыннан автоузышчылар катнашты. 30 “Запорожец” машинасы тизлектә көч сынашты.
Узышчылар бу ярышларга алдан әзерләнәләр. Автомобиль техник яктан төзек булырга тиеш, анда куркынычсызлык каешлары, аптечка, жилетлар, машина йөртү таныклыгы, йөртүче һәм бортмеханик паспортлары, янгын сүндергеч, авария билгесе булу зарур.
Арча районыннан Ленар Сабирҗановның безнең якларга беренче килүе. Ул үзе – Арча районында 2015 елдан бирле үтә торган автоузышларның актив катнашучысы.
“Лениногорскига 4нче номерлы машина белән килдем. Арчада Әфганчы Илнур Яруллин хөрмәтенә ел саен узышлар үтә. Быел 23 февральдә булырга тиеш иде, тик оештыручы авырып китү сәбәпле, автоузышларны март аена күчерделәр. Минем исә монда килергә мөмкинчелек чыкты. Сынатмаска тырышырбыз”, - ди Ленар.
Ярышларда тагын бер катнашучы – Лениногорск егете, Лениногорск районы буенча ДАИ өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Рифат Билалов әйтүенчә, җиңүгә омтылабыз. “Беренче дистанцияне уздым. Өч әйләнеш ясарга кирәк. Әлегә биш машина беренче булып килде. Алга таба ничек булыр, җиңү өчен тырышабыз. Әлеге машинаны узган ел алдык. Ярышларга 1 ай әзерләндек. Кайбер детальләрен тәртипкә китердек”, - ди Рифат.
Трасса тигез генә түгел, калкулыклы, кискен борылышлары да бар. Җанатарлар машиналарның “выжылдап” узуларына куанды, артта калсалар, көч биреп, сызгырды, кычкырды.
Автоузышлар нәтиҗәсе лениногорскилылар өчен шатлыклы мизгелләр алып килде: ралли-спринтта лениногорскилылар җиңде.
Беренче урында - Ильшат Вәлиев, икенче урында – Ришат Шәяхмәтов, өченче урында - Рифат Билалов.
Җиңүчеләр Кубок, Дипломнар, призлар белән бүләкләнде.
Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2389106.htm




.jpg)




.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев