Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы мәктәбендә МХОда батырларча һәлак булган Рәмис Шәйхетдинов истәлегенә волейбол турниры узды (+фотолар)

Авылдашлар күңелендә мәңгегә сакланачак

Куакбаш авылы мәктәбендә  махсус хәрби операцияда батырларча һәлак булган  Шәйхетдинов Рәмис Ринат улы истәлегенә волейбол турниры оештырылды.  

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

Рәмис Шәйхетдинов Куакбаш мәктәбен тәмамлаган. 2022 елда мобилизация буенча МХОга китә. Кызганыч, 2023 елның 11 декабрендә гомере өзелә.

Ярыш алдыннан мәктәп укучылары, Лениногорск Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хасанов һәм СВОдан ялга кайткан ир-егетләр Рәмиснең каберенә барып, аны искә алдылар.

Хәрби истәлегенә оештырылган волейбол турнирында укучылар, авыл яшьләре һәм өлкәннәр катнашты.

Мәктәп һәм авыл җитәкчелеге турнирны оештыруда ярдәм иткән  һәм турнирга бүләкләр алып килгән Марс Хәсәновка,  ярышта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә.

фотолар: мәктәп сайтыннан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев