Лениногорск делегациясе Мәскүдә «Кече Ватан – Россия көче» форумында булды
Мәскәүдә «Кече Ватан – Россия көче» өченче Бөтенроссия муниципаль форумы узды.
Анда Татарстан Республикасын муниципаль берәмлекләр башлыклары, ТР Рәисе администрациясе хезмәткәрләре һәм муниципаль берәмлекләр советы составында делегация катнашты.
Делегация составына Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, шулай ук Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова һәм Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин керде.
Форумны Россия Президенты Администрациясе ярдәмендә җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе оештырды. Быел бу чарага бөтен илдән җиде меңнән артык муниципалитет башлыклары җыелды.
Эшлекле программа «Россия» милли үзәгендә җәелдерелде. Анда панель дискуссияләр, белем бирү лекторияләре, мастер-лекцияләр һәм егермедән артык тематик сессияләр кертелде.
Катнашучылар арасында – Федерация Советы, РФ Хөкүмәте, Дәүләт Думасы вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар. Быел форумга шулай ук алтмыштан артык чит ил кунагы килгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев