Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәте белдерелде
Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль өлкә хезмәткәрләре - республиканың социаль учреждениеләре хезмәткәрләре, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторлары белән очрашты.
Очрашу Социаль хезмәткәр көненә багышланды һәм «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә узды.
Чарада Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Рамис Галиев та катнашты.
Очрашуның модераторы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова очрашу барышында төбәктә «Гаилә» илкүләм проекты һәм «Актив озын гомер» программасы гамәлгә ашырылуы турында сөйләде - ул өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Людмила Симонова, аерым алганда, искәрткәнчә, бүген Татарстанда 935 мең кеше – өлкән яшьтәге кешеләр, ягъни төбәктә яшәүче һәр дүртенче кеше.
Очрашу кысаларында социаль тармак вәкилләре үзләре турында сөйләделәр һәм Рөстәм Миңнехановка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Катнашучыларның берсе үзенең актив пенсионер булуы һәм республика буенча күп сәяхәт итүе турында сөйләде. Ул пенсионерлар өчен экскурсияләргә ташламалар ясау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне өйрәнергә кушты.
Рөстәм Миңнехановка өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә ярдәм итүче хезмәткәрләр өчен мөмкинлекләрне карау, авыл җирендә эшләүче белгечләр буларак ташламалар кертү (коммуналь хезмәтләр өчен түләү) үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Соңыннан бүләкләүләр булды. Социаль ярдәм чараларын системалы үстерү һәм камилләштерү буенча күпьеллык хезмәте өчен Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хәзер шартлар уңай якка таба үзгәрде. Ремонт үткәрелде. Интернат-йорт территориясендә теплица урнаштырылган, биредә яшәүчеләр җәен шушы теплицада мәшгуль. Интернат-йортта 80ләп кеше яши. Алар махсус хәрби операция сугышчылары, госпитальдә дәваланучыларга булдыра алганча ярдәм итәләр.
Госпиталь өчен мендәр сүрүләре (наперниклар) тегәләр, аларны эчлек белән тутырып мендәрләр ясыйлар. Пенсионерлар маскировка челтәрләрен үрү осталыгын да үзләштерде.
фото: https://tatarstan.ru/tat/press/photo.htm/photoreport/10301639.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев