Лениногорск пенсионерлары йөзү буенча зональ ярышларда сынатмады
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерлары йөзү буенча зональ ярышларда сынатмады

«Өченче буын» ярышлары.

25 июньдә Әлмәт районының Габдрахман авыл җирлеге базасында көньяк - көнчыгыш ветераннарының (пенсионерларының) йөзү буенча зональ ярышлары узды.

Ярышлар пенсионерлар арасында йөзүне популярлаштыру һәм ветераннарның сәламәтлеген ныгыту максатында үткәрелә, дип хәбәр итә Лениногорск Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова. 

Безнең ветеран-спортчылар Любовь Гыйләҗева, Виктор Ищиряков, Илдар Низамиев команда зачетында икенче булдылар.
Шәхси зачетта – хатын-кызлар арасында Любовь Гыйләҗева җиңүче. 

“Команданы котлыйбыз һәм ветераннар Советының спорт тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Ярышлар уңай нотада, дустанә атмосферада узды!

 Параллель рәвештә көньяк-көнчыгыш ветераннар советы рәисләре белән киңәшмә уздырдык, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштык”, - ди Галия Хәлимова.

 

фотолар: Г.Хәлимова

 

 

 

 

 


Нет комментариев