Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск политехник колледжы «Профессионалитет» федераль проектының грант конкурсында җиңүче булды

Проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында министр Илсур Һадиуллин, челтәр мәгариф оешмалары һәм челтәр компаниясе предприятиесе катнашында урта һөнәри белем бирү кластерын булдыру һәм үстерү максатларында партнерлык турында килешүгә кул кую тантанасы булды. 

Документ колледж базасында электротехника промышленносте өчен урта һөнәри белем бирүнең алдынгы кластерын булдыруга һәм үстерүгә мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында Лениногорск политехник колледжы 100 миллион сум күләмендә федераль субсидия алачак. 

Бу акчаларга 2027 елда колледжның матди-техник базасы модернизацияләнәчәк һәм заманча укыту-җитештерү зоналары булдырылачак, бу укуны җитештерүнең реаль шартларына якынайтырга һәм чыгарылыш укучыларының хезмәт базарында ихтыяҗын арттырырга мөмкинлек бирер дип күздә тотыла. 

 

фото: ЛПК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев