23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан политехник колледжда 19 февральдә мөһим чара үтте.
Әлеге уку йорты хезмәткәре, хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Раил Галимов истәлегенә “хәтер стенасы” ачылды.
Дулкынландыргыч та, моңсу да булган чарада политехник колледж коллективы, студентлар, яшь армиячеләр һәм Раилнең әнисе – Римма Николаевна һәм бертуганы Рания катнашты.
Хәтер стенасында Раилнең биографиясе язылган, аның фотолары урнаштырылган, шулай ук үз кулы белән язган хат рәсеме һәм Раилнең бүләкләре дә куелган. Моннан тыш истәлек стенасында колледжда укып чыккан, МХОда һәлак булган егетләрнең фотолары урнаштырылган.
Хәтер стенасын ачу барышында Раилнең тормыш юлы турында сөйләнелде. Районыбызның Урдалы авылы егете Раил Галимов – автомобиль-техника эшен биш бармагыдай белүеннән тыш, хәрби командованиедә дә җаваплылык хисен тоеп, бурычларны төгәл күрсәткән, кыюлыгы, тиз хәл итә белүе белән башкаларга да үрнәк булып торган.
Ул үзе укыган уку йортында – политехник колледжда машина белән идарә итү буенча студентларга белем биргән, машина йөртүче-инструктор булып эшләгән. 2022 елда мобилизация буенча Украинага китә, кызганыч, яшь егетнең гомере 2024 елның 21 нче ноябрендә өзелә.
Раил Галимов турында сайтта язган идек, тулырак укый аласыз.
Раилнең әнисе Римма ханым улы турында истәлекләре белән бүлеште, улымның елмаюлы йөзе һәрвакыт күз алдымда тора, ди.
Директорның уку-укыту буенча урынбасары Ирина Степанова әнисе Римма Николаевнага шундый батыр, курку белмәс ул үстерүе өчен рәхмәтен белдерде, Раилнең истәлеге мәңгегә сакланыр, диде.
Политехник колледжда әйтүләренчә, әлеге хәтер стенасын булдыруда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Фролова, балалар берләшмәләре тәрбиясе буенча советник Зилә Мөдәррисова һәм китапханә мөдире Галина Быкова көч куйган.
фотолар: политехник колледждан
.jpeg)
.jpeg)


Нет комментариев