Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында гражданнар сугышы герое Александр Кондратьев һәлак булган урынга истәлек ташы куелды

Лениногорск муниципаль районында өлкәннәр декадасына багышланган төрле чаралар үткәрелде.

Ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова җитәкчелегендә өлкәннәр өчен күңелле, әһәмиятле чаралар оештырылды.  

Безнең бакча – сәламәтлек

Әнә шундый исем белән күргәзмә-конкурс үткәргәннәр. Исеменнән аңлашылганча, бакча уңышыннан күргәзмә ясалган. Конкурс катнашучылары - шәһәр предприятиеләренең һәм авыл җирлекләренең беренчел оешмаларыннан пенсионерлар.

“Күргәзмә гадәттән тыш матур килеп чыкты һәм үз көчләре белән төрле яшелчәләр үстергән ветераннарыбызның хезмәт сөючәнлеген һәм осталыгын күрсәтте”, - ди шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова.

Аның әйтүенчә, бигрәк тә Тимәш авылы пенсионерлары тырышканнар, аларның күргәзмәгә куелган эшләре матур да, көндәлектә кулланыла торган да булган. Шунлыктан акчалата приз белән бүләкләнгәннәр.  

Ташка уелган хәтер

Быелгы өлкәннәр декадасында күптән көтелгән гамәл башкарылды. Гражданнар сугышы герое, комсомолчы Александр Кондратьев һәлак булган урында истәлек ташы куелды. Аның һәлак булган урыны - Ивановкага бару юлында Ачык, ялан тау – Лысая гора дигән җирдә.

Галия Хәлимова әйтүенчә, ташны Керкәле карьеры җитәкчесе Наил Галимов биргән. Ул шулай ук аны урынга урнаштыруда ярдәм дә күрсәткән. 

Наил Нәҗип улының хезмәт эшчәнлеге Керкәле карьерына багышланган. 1971 елда таш кисү машинасында машинист булып хезмәтен башлаган, бүгенге көндә карьер җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы узган. Хезмәт стажы 54 ел тәшкил итә, Галимовларның хезмәт династияләре шулай ук карьер белән бәйле. Керкәле карьеры ташлары Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләре төзелешендә кулланылган, моннан тыш Болгардагы музей –тыюлыкның манарасы тулысынча Керкәле карьерыннан торгызылган. 

10 октябрьдә Ялан тауда – комсомолчы Александр Кондратьев һәлак булган урында, яшь армиячеләр катнашында тантаналы митинг узды. Лениногорск муниципаль районы ветераннар советы Наил Нәҗип улы Галимовка шәһәр һәм район тормышында актив катнашканы һәм тарихи хәтерне саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә.

Шулай ук Лениногорск ветераннар советы янында урнашкан һәйкәл янында комиссар, комсомолчы, Гражданнар сугышы герое Александр Кондратьевның һәлак булу көненә багышланган митинг уздырдылар. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

фотолар: Ветераннар советыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев