Лениногорск районында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәйкәл һәм стелалар төзекләндереләчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәйкәл һәм стелалар төзекләндереләчәк

Бөек Җиңүне лаеклы каршылыйк.

Лениногорск районында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 24 һәйкәл һәм стеланы төзекләндерәчәкләр. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе"дә  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Гөлнара Вагизова хәбәр итте.

Муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бу эшләр “Татнефть” компаниясе ярдәмендә башкарылачак.

 


Нет комментариев