Лениногорск районында Кичуй – Кузьминовка юлы ябылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында Кичуй – Кузьминовка юлы ябылды

1 июльдән сентябрь ахырына кадәр, өч айга ябык булачак.


Татарстан Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында автоюлның 19,8 – 23,7 километры участогы ябык булачак. Кичуй-Кузьминовка автоюлында капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

Автомобиль йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен Кичүй – Урмышлы - Сарабиккол һәм Иске Куак - Мичурин - Яңа Сережкино автомобиль юллары тәкъдим ителә.

https://www.tatar-inform.ru

 

 


 


Нет комментариев