Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар шушы көннәрдә мэриядә кунакта булдылар.
Лениногорскиның хакимият бинасында 5 нче мәктәп укучыларын шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова каршы алды. Парламент дәресе кысаларында биредә балалар өчен махсус экскурсия оештырылды. Балаларга аңлаешлы формада шәһәр белән идарә итү системасы турында сөйләделәр, хакимият органнары эше белән таныштырдылар. Кыз һәм малайлар кызыксызынып шәһәрнең күренекле кешеләре, элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре, Лениногорск һәм районның ирешкән уңышлары турында тыңладылар.
Викторина кысаларында сорауларга җавап биреп, укучылар бүләкләргә ия булды, Георгий Кондратьев исә грамота белән дә бүләкләнде.
“Минем мэриягә беренче килүем генә түгел. Шулай да һәрвакыт монда үзем өчен нинди дә булса яңалык табам. Бүген, мәсәлән, элекке вакытта шәһәр җитәкчесенең сәркатиб дип йөртелүен белдем. Гомумән, миңа туган ягыбыз тарихы бик кызыклы. Мәктәптә дә шәһәрнең 65 еллыгы уңаеннан доклад әзерләгән идем, шул вакытта Лениногорск турында үзем өчен күп кызыклы фактлар ачтым,” – ди 3 а сыйныйфы укучысы Георгий Кондратьев.
Быел катлаулы эпидемиологик хәл аркасында җәй көне мәктәпләрдә лагерьлар эшләмәде. Ә инде көзге каникулларда шәһәрнең биш белем йортында лагерь сменалары оештыру мөмкинлеге тудырылды. Әлеге ялны оештыруның төп максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, үзләренә бирелгән вакытны дөрес итеп файдаланырга өйрәтү, физик һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
5 нче мәктәп каршында эшләүче лагерь сменасы да биш көнгә исәпләнгән. Ул 2 сеннән алып 6 ноябрьгә кадәр эшли. Биредә барлык тиешле санитар нормалар да саклана.
- Безнең лагерьда балаларның куркынычсызлыгы өчен барлык чаралар да күрелгән. Мәктәпкә килгәч тә, аларның температурасы үлчәнә, инструктаж үткәрелә. Дезинфекция чаралары күрелә. Бина җилләтелә, бүлмәләрдә һаваны чистартучы рециркуляторлар эшләп тора.
Балаларның ялы күңелле булсын өчен без биш көн дәвамында төрледән-төрле чаралар әзерләдек, аларның каникуллары файдалы һәм кызыклы булсын өчен тырыштык. Лагерьга барлыгы 48 кыз һәм малай йөри. Бу беренче сыйныфтан алып алтынчы сыйныфка кадәр укучы балалар, – ди лагерь җитәкчесе Фәния Илалова.
Көзге каникулларда лагерьлар эше шәһәрнең биш мәктәбендә оештырылды. Аларда барлыгы 220 бала ял итә. Укучылар өчен үз ишекләрен 4, 5, 7, 8 нче һәм 10 нчы мәктәпләр ачты. Лагерь сменалары Роспотребнадзор таләп иткән барлык санитар чараларны үтәп оештырылды.
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Гөлназ Хәйретдинова фотолары





Нет комментариев