Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлеге “Безнең геройларга” акциясенә кушылды

Татарстан ЗАГСлары яңа акция башлады.

Татарстан ЗАГСлары 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Безнең геройларыбызга" исемле акция уздыра.

Ул нидән гыйбарәт ? Һәр районда яңа өйләнешүче парлар махсус хәрби операциядә катнашучы батыр ир-егетләребезгә котлау открыткаларын имзалаячак.

Республиканың ЗАГС органнары оештырган «Безнең геройларга» акциясе — ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның Ватанны, үз гаиләләрен, якыннарын һәм туганнарын саклап хәрби бурычларын үтәгәндә тугрылыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерү.

Лениногорск ЗАГС бүлегендә дә әлеге акция узды. Бүлектән хәбәр итүләренчә, өч пар никахларын теркәгән һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан якташларыбызга - СВО катнашучыларына открыткалар имзалаган. Шунысы да бар: өч яңа гаилә башлыгы да  Оборона министрлыгы белән контракт төзегән , хәрби операциягә китәчәкләр.
Яңа гаиләләргә озын, бәхетле тормыш телибез.

 

фото: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев