Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 7нче мәктәп укучыларының әниләре белән бәйрәм чарасы узды

Лениногорск ЗАГС бүлегенә 7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре килде.

 Биредә әниләргә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар әниләр өчен шигырьләр өйрәнгәннәр,  үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләгәннәр,  гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, әниләренең нинди искиткеч һәм ягымлы булулары, кайда һәм кем булып эшләүләре турында сөйләделәр. 

Балалар табышмаклар чиштеләр һәм яраткан ризыкларны  әзерләү конкурсында катнаштылар.

Әниләр үз чиратларында балаларга тәм-томнар бүләк иттеләр һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерделәр. 

«Әниләр турында бик матур сүзлр әйтелде. Балаларга әниләрен борчымаска, аларны шатлыклы  гамәлләр белән куандырып торыгыз, дип киңәшләр җиткердек», – ди ЗАГС белгечләре.

 

фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев