***
Янгын Лениногорскиның Тукай урамындагы ике катлы күпфатирлы йортта килеп чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр икенче каттагы фатирның «прихожка» бүлмәсендә әйберләр януын ачыклаганнар.
66нчы янгын сүндерү часте коткаручылары махсус баскыч ярдәмендә төтен чыккан фатирга тәрәзә аша кергәннәр.
Ут каплаган бинадан фатирның 58 яшьлек хуҗабикәсен коткарганнар. Табиблар аны шунда ук караган, госпитализация кирәк булмаган.
Янгын 2 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу
фото: Фото: ГУ МЧС России по РТ
Нет комментариев