Ир-ат тиешле булмаган урында су коенырга киткән булган.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кичә, 11 июльдә 16.10 сәгатьтә Лениногорскидагы күлдә 7нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары су өслегеннән 57 яшьлек ир-атның мәетен алган.
Алдан ачыкланганча, ир-ат махсус җиһазланмаган урында су коенырга киткән булган.

Нет комментариев