Лениногорскида кадрлар кытлыгы проблемасы кискен тора
Лениногорскида район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2026 елга бурычларга багышланган хисап сессиясе узды.
Лениногорск районы сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Моңа муниципалитет советының хисап сессиясендә чыгыш ясаганда ТР Премьер-министры Алексей Песошин игътибар итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
« Медицина персоналы булмаса, заманча җиһазларның файдасы юк. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сезнең районның медицина учреждениеләренең кадрлар белән тәэмин ителеше канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавы әйтелде», – дип ассызыклады ул.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы гамәлгә ашырылган ярдәм чараларының әлегә нәтиҗәсе юк, дип билгеләп үтте. Лениногорск районы җитәкчелегенә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау учреждениеләренә медицина белгечләрен җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәк, дип ассызыклады ул.
«Шулай ук мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар итүегезне сорыйм. Быелгы уку елы башына Лениногорск районында 43 укытучы җитми», - дип өстәде ул.
Гомумән алганда, Лениногорск муниципаль районына 660тан артык квалификацияле белгеч кирәк. Мәшгульлек үзәгендә 322 вакансия ачылган, эшсезләр саны — 46 кеше, бу рекордлы түбән эшсезлек дәрәҗәсен тәэмин итә. Һөнәри белем бирүне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора: нефть техникумы, политехника һәм педагогика көллиятләре, КНИТУ-КАИ филиалы районга кирәкле кадрлар әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев