Лениногорскида махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән спектакль булачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән спектакль булачак

Кызыклы, мавыктыргыч спектакль

Лениногорск Мәдәният сараенда хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия спектакле күрсәтәчәк

Рус драматургы А.Н. Островский пьесасы буенча «За чем пойдёшь, то и найдёшь» («Женитьба Бальзаминова») спектакле тәкъдим ителәчәк.

Әлеге спектакль Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсендә зур аншлаг, тзал тулы тамашачылар белән үткән иде. Тамашачылар зур кызыксыну белән карадылар, ошаттылар. Аннары сәхнә әсәрен янәдән кабатлап куюны да сораганнар иде. Кабатлап күрсәтелгәндә дә тамашачы зал тутырып килде.

Бу спектакльдә рольләрне “Поколение” рус театры драма студиясенең үзешчән артистлары башкара. Спектакльнең режиссеры – Мәдәният сарае директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Флера Төхвәтова.
Лениногорск Мәдәният сараенда хәйрия спектакле 27 февральдә, 18.00 сәгатьтә булачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85595) 5-10-33

Билетлар сатудан кергән барлык финанс средстволары хәрби операциядә илебезне саклауда өлеш кертүчеләргә юнәлтеләчәк, дип хәбәр итә Мәдәният сарае.

 


Нет комментариев