Лениногорскида «Сәламәтлеккә таба 10 000 адым» акциясе үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Сәламәтлеккә таба 10 000 адым» акциясе үтте

Лениногорскилылар Бөтенроссия акциясенә кушылды.

 2015 елдан башланган акция бөтен ил буйлап меңләгән кешене берләштерә, актив яшәү рәвешенә тарта.

Акциядә катнашучылар өчен маршрут – Лениногорскиның Түбән сулыгы территориясендә иде.

Катнашырга өлкән буын күбрәк килде. Башта «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы акциядә катнашучыларга разминка үткәреп алды, аяк-кулларны хәрәкәтләндерделәр. 

Беренче булып Якуп Халиков килде. Соңыннан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе чәй һәм тәм-том белән сыйлады.

фотолар : Марина  Кузнецова.


Нет комментариев