3 гыйнварда шахмат буенча традицион яңа ел блицмарафоны үтте.
Ул быел 23нче мәртәбә узды. Турнирда әйләнмә система буенча 29 уенчы катнашты.
Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Казан, Мәскәү, Чаллы, Санкт-Петербургтан да килделәр. Әлбәттә, Лениногорск шахматчылары да катнашты.
Турнирда иң яхшы нәтиҗәне Владимир Шуваткин, Матвей Николаев, Андрей Шуваткин, Альберт Гайнутдинов, Маргарита Соловьева күрсәтте.
Радий Газизов, баш судья
Нет комментариев