Күптән түгел Лениногорскиның трамплиннар комплексында ике төр ярыш буенча “Лениногорск утлары” Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда 12-14 яшьлек яшүсмерләр катнашты.
Трамплиннар комплексында үз җитезлекләрен 44 спортчы күрсәтте, алар: Лениногорск, Әлмәт, Казан, Нязепетровск ,Уфа, Кудымкар, Түбән Новгородтан килгән иделәр.
Ярышлар парадын трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш Татарстан Республикасы федерациясе президенты Энәс Вәлиев япты.
2012-2014 елгы кызлар арасында
- 3 урын – Сарварова Амира ( Әлмәт)
- 2 урын – Устинова Камилла (Уфа)
- 1 место – Әхмәтҗанова Зарина ( Әлмәт)
2012-2014 елгы малайлар арасында
- 3 урын – Сулейманов Тимур (Әлмәт)
- 2 урын - Кузнецов Яков (Әлмәт
- 1 урын - Панин Иван (Лениногорск)
Нет комментариев