Лениногорскида хөкем ителгәннәрнең социаль адаптациясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Лениногорскида «Пробация турында» Федераль закон кысаларында хөкем ителгәннәрнең социаль адаптациясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узды.
Чара Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмис Галиев рәислегендә узды.
Хөкем ителгәннәргә ярдәм күрсәтүдә төп эшне алып баручы Җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров рәистәшлек итте.
Комиссия эшендә шәһәр һәм районның социаль блогы вәкилләре, шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Лениногорск бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш түгәрәк өстәл форматында оештырылды, бу катнашучыларга ачык һәм конструктив шартларда хөкем ителгәннәргә социаль адаптациядә ярдәм күрсәткәндә килеп чыгучы аеруча кискен мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Аларны хәл итү юлларын билгеләргә ярдәм итте.
Киңәшмә барышында авыр тормыш хәлендә калган затларга ярдәм итү төрләре вариантлары җентекләп каралды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында да аерым сөйләшү булды.
Пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров ачыктан-ачык уртага салып сөйләшү форматының югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте: “Комиссиянең мондый форматта утырышы хөкем ителгәннәргә ярдәм итү оешмаларына үзара хезмәттәшлек итәргә, мәсьәләне тирәнтен һәм һәрьяклап карарга мөмкинлек бирә”,- диде ул.
Утырыш агымдагы елда өстенлекле булган бурычларны билгеләнде һәм 2026 елның алдагы чорына чаралар планы расланды.
фотолар: А.Насыйровтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев