Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Юльметовлар гаиләсендә "Алтын" юбилей

6 нчы августта Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлегендә Илдар Басыйр улы һәм Зимфира Зәкәрия кызы Юльметовларны «Алтын» туйлары белән котлау тантанасы узды.

 

Бу хакта ЗАГС хәбәр итә.

50 элек, 1971 елда 6 августында Юльметовлар  Бөгелмә шәһәре ЗАГС бюросында никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

 Бу истәлекле көндә Илдар Басыйр улы һәм Зимфира Зәкәрия кызы Лениногорск районы юбилярларының почет кенәгәсенә үз имзаларын куйдылар, китапка аларның исемнәре кертелде.

ЗАГС бүлеге белгече юбилярларга язылышу турында юбилей таныклыгын
тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев