Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида зооволонтерлар урман паркы территориясендә өмә үткәрде

«Верный друг» волонтер төркеме өмә үткәрәчәкләре хакында социаль челтәрләрдә хәбәр иткәннәр иде.

Узган шимбәдә алар Лениногорскиның урман паркы территориясендә җыештыру эшләре үткәрде. Чишмә яннарын, шулай ук биредә мәче-песиләр өчен кечкенә генә оялар бар, шул оя тирәсен җыештырдылар.

"Чиста шәһәр синнән башлана "акциясенә кушылган һәркемгә рәхмәт, дип яза “Верный друг” төркеме. Чисталык  акциясенә  “Верныйдруг” волонтерларыннан тыш, Ася һәм Юлия да кушылды.

Ике сәгать ярым эчендә 40 литрга якын көнкүреш калдыклары (пыяла һәм пластик шешәләр , полиэтилен һәм калай банкалар) җыелган.

Шулай ук “Чүп түгел”  конкурсы кысаларында,  урман паркы территориясендә яшәүче хуҗасыз песиләр  өчен 2 нче мәктәп укучылары җылытылган оя ясап куйдылар , анда песиләр начар һава торышы вакытында үзләренә сыеныр урын таба алачак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев