Лениногорскидан Кәрим «Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесендә икенче урын яулады
21 февраль көнне төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы һәм гала-концерты Сарманда узды.
Әлеге җыр бәйгесе быел бишенче мәртәбә үткәрелде.
Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы, Татарстан АССРның халык артисты, Каракалпак АССРның халык артисты, РСФСРның халык артисты Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Җыен” фонды оештыра.
Әлеге җыр бәйгесендә чит илдән, төрле регионнардан Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәр яшьләр катнашкан.
Лениногорск районы данын яклап, җыр конкурсында шәһәрнең 12нче лицеенда укучы Кәрим Ибатуллин катнашты һәм икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Бәйге 2 этапта уздырылды һәм гала-концерт белән төгәлләнде. Беренче этап сайлап алу туры иде, җыр бәйгесенә 206 гариза килгән булган, беренче турда 33 кешене сайлап алганнар. Алар арасында, әлбәттә,безнең Кәрим бар иде.
Бәйгенең икенче этабы һәм гала –концерт Илһам Шакировның туган ягы Сарманда узды.
Гала –концертта безнең җырчы егетебез “Кышкы романс” җырын башкарган.
Узган ел Кәрим шушы бәйгедә дипломант булган иде. Быел менә 2нче урын яулауга иреште. Кәрим моңлы тавышы һәм остазы - җитәкчесе Гүзәл Вәлиуллованың тырышлыгы белән белән призлы урын алды.
Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Алар рәтендә җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, легендар җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗәнова, җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, режиссер, халыкара конкурслар лауреаты Алмаз Нургалиев, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы советы һәм оештыру комитеты әгъзасы Миләүшә Гамирова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, танылган татар җырчысы, халыкара бәйгеләр лауреаты, Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты Идрис Газиев кебек мәшһүр шәхесләр бар иде.
фотолар: Гүзәл Вәлиулловадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев