КУЧКАР (21.03-20.04)ларга үзләрен кулга алыр вакыт. Ялкауланып ятканчы, җиң сызганып эшләргә кирәк. Хезмәттәшләрегез белән бәхәскә кермәс өчен сабыррак булыгыз. Яз мәхәббәт өлкәсенә уңыш алып килер. Якыннарыгызны тәмле ризыклар белән сыйлагыз. Ялларны гаилә белән үткәрергә тырышыгыз, аларга игътибар җитми.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга юл куярга өйрәнү комачау итмәс. Партнерлар белән эшлекле очрашулар үткәрү,...
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга үзләрен кулга алыр вакыт. Ялкауланып ятканчы, җиң сызганып эшләргә кирәк. Хезмәттәшләрегез белән бәхәскә кермәс өчен сабыррак булыгыз. Яз мәхәббәт өлкәсенә уңыш алып килер. Якыннарыгызны тәмле ризыклар белән сыйлагыз. Ялларны гаилә белән үткәрергә тырышыгыз, аларга игътибар җитми.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга юл куярга өйрәнү комачау итмәс. Партнерлар белән эшлекле очрашулар үткәрү, үзара файдалы килешүләр төзү өчен яхшы вакыт. Эш белән гаилә мәшәкатьләренең икенче планга күчүе мөмкин. Әмма балаларыгызга игътибарны күбрәк юнәлтергә туры килер. Югыйсә үкенечле күңелсез хәлләр туу мөмкин.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә алтын урталыкта булырга киңәш итә йолдызлар. Эштәге күңелсезлекләр, проблемалар белән бергә яхшы хәбәрләр дә, күңелле сюрпризлар да булыр. Бары сабыр итәргә генә кирәк. Акча кереме озак көттермәс. Романтик очрашулар һәм күңел ачуларны бераз кичектереп торырга туры килмәгәе. Сәламәтлек һәм иммунитетны ныгытырга, витаминнар кабул итәргә тырышыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның идеяләре, энергиясе чишмә кебек ташып тора. Үзегезне һәр яклап күрсәтү өчен менә дигән вакыт. Иҗади үсеш фаразласа да йолдызлар, конкурентлар йокламый, саграк булу комачау итмәс. Атна уртасында көтелмәгән акча чыгымы булырга тора. Ялларга бер көтү кунак килеп төшүе кәефегезне җибәрергә мөмкин.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга финанс өлкәсендә ниһаять уңыш елмаер дип фаразлый йолдызлар. Кирәкмәгән әйбер җыйганчы, шопингтан баш тартыгыз. Мартның соңгы атнасы эшлекле сәфәрләр, командировкалар өчен уңышлы. Ерак туганнырыгыз килеп төшәргә мөмкин. Өйдә тәртип урнаштыру, җыештыру белән мәшгуль булырсыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга үтә дә игътибарлы булырга киңәш ителә. Компаньоннарыгыз гадел юл белән эшләми, төп башына утыртып калдырмасыннар. Ә иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен үсеш һәм уңыш чоры башлана. Мөмкинлекләрдән файдаланып калыгыз. Дизайнер булырга туры килмәгәе. Гаиләдә бар да гармониядә.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр сабый бала кебек бар кешегә дә ихластан ышана бугай. Әмма бар да дустанә мөнәсәбәттә түгеллеген аңлар чак. Җитәкчегез дә гел акырып кына тора. Бәлки эш сферасын үзгәртеп карарсыз. Яңадан башлау беркайчан да соң түгел. Ялларны дуслар белән күңел ачып үткәрегез. Сөйгәнегезне кинога чакырыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар хис-тойгыларын контрольдә тотарга ярата. Ә сөйгәнегез сезне ихлас самими булуыгыз өчен ярата, шуңа күрә кырыс булырга тырышмагыз. Сишәмбе документлар, эш кәгазьләре белән утыру өчен продуктив булачак. Көлке көненә дусларыгызны кунакка чакырып, күңел ачу чарасы оештырыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга җитәкче бәйләнчек һәм тиран кебек тоела. Әмма бу бер дә алай түгел. Гаепне үзегездән эзләргә кирәктер. Эш төбе - җимеш дигәнне истән чыгармагыз. Кәеф күтәреп, хыялланып утырганчы партнерлар белән килешүләр төзеп калырга ашыгыгыз. Карьера үсешендә көндәшләрегез узып китүе мөмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә ягымлы һәм кунакчыл булырга туры килер. Атна буе кунак кабул итүдән башыгыз чыкмас. Һәр кешенең җаена барырга тырышмагыз. Югыйсә башыгызга менеп утырулары ихтимал. Инфекция чоры, гигиена таләпләрен үтәгез һәм җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Уңыш елмайган арада лоторея алыгыз, бәлки отып куярсыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга сабыр төбе - сары алтын булуын истән чыгармаска һәм якыннарга карата түзем һәм игътибарлы булырга киңәш итә йолдызлар. Бар да вакытлыча. Яңгырдан соң кояш чыкмый калганы юк, бар да үтәр. Мәхәббәт өлкәсендә бар да элеккечә, үзгәрешләр күренми. Ялларны балалар белән табигатькә чыгып үткәрү отышлы булыр. Ачык һавада йөрү иммунитетны ныгытыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга җәмәгатьчелек һәм хәйрия эшләрендә катнашу кирәк. Хезмәттәшләрегез фикеренә колак салыгыз. Өйдә торыш эшләү мөмкинлеге туар, әлеге шансны кулдан ычкындырмагыз. Эшлекле сәфәрләрдән баш тартмагыз, яңа партнерлар туплый алырсыз. Ялларны якын кешеләрегез белән үткәрегез. Сезнең шуклык, оптимистик рух һәм юмор аларның кәефен күтәрер.
Нет комментариев