Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, техниканы яхшы беләсезме?

Даими рәвештә техник карау узып, машинага гарантияне озайтмаучылар арасында автомобильнең маен, детален кайчан алыштырасын белми аптыраучылар бар. Әнә шул тәртип белән таныштырырбыз. Шәһәрдә йөргән машинага салондагы һава фильтрын елга ике тапкыр: язын һәм көзен. Һәр 15 мең чакрым саен: мотор мае, май фильтры, кабызу шәмнәрен (свечи зажигания), һава фильтрын. Һәр...

Даими рәвештә техник карау узып, машинага гарантияне озайтмаучылар арасында автомобильнең маен, детален кайчан алыштырасын белми аптыраучылар бар. Әнә шул тәртип белән таныштырырбыз.
Шәһәрдә йөргән машинага салондагы һава фильтрын елга ике тапкыр: язын һәм көзен.
Һәр 15 мең чакрым саен: мотор мае, май фильтры, кабызу шәмнәрен (свечи зажигания), һава фильтрын.
Һәр 60 мең чакрым саен: суыту сыеклыгы (антифриз), тапшыру тартмасындагы майны.
Һәр 50 мең чакрым саен ягулык фильтрын.
3-5 елга бер тапкыр яки һәр 50 мең чакрым саен аккумуляторны.
ГРМ каешын да тикшереп тору зарур. Алыштыру вакыты аның сыйфатына бәйле. Кемдер 50 мең чакрым узгач алыштыра, кемнекедер 120 меңнән дә тузмый.
Һәр сезон саен тәгәрмәчләрнең халәтен тикшерергә кирәк. Күп шиннарда аның ни хәлдә булуын күрсәтә торган индикаторлар бар. Кемдер аларны 3 елда туздыра, 10 елдан соң гына алыштыручылар да очрый.
20-50 мең чакрым саен алгы тормоз колодкаларын алыштырырга туры киләчәк. Алар тузгач, сызгыра, шыгырдый башлый. Чит тавыш ишетүгә, яңаларын кую хәерле.

чынанак: https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев