Лениногорскилылар 17 апрельдә «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» ярминкәсендә катнаша ала
17 апрельдә Лениногорскида «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак.
Төбәк этабы бөтен Россия күләмендә - Калининградтан Владивостокка кадәр - үткәрелә. Бу көнне бөтен ил буйлап эшкә урнаштыру ярминкәләре һәм һөнәр фестивальләре узачак.
Татарстанда 45 мәйданчык эшләячәк, аларда 350дән артык эш бирүче 10 меңнән вакансия тәкъдим итәчәк.
Лениногорскида эш ярминкәсе Лениногорск политехник колледж бинасында: Гагарин урамы, 29нчы йорт адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Чарада төрле өлкәләрдән – промышленность, транспорт, медицина, мәгариф һ.б. эш бирүчеләр эш эзләүчеләргә: эшче һөнәрләреннән алып төрле юнәлештәге белгечләргә кадәр үз вакансияләрен турыдан - туры тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкәгә килүчеләрнең кадровиклар белән экспресс-әңгәмә узу, мастер-классларга эләгү мөмкинлеге булачак.
фото: Вк ЦЗН Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев