Лениногорскиның бию, вокал коллективлары «Созвездие-Йолдызлык 2025» фестиваленнән җиңү, призлы урыннар алып кайтты
Суперфинал Казанда үтте.
2025 елның 19-24 апрелендә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие-Йолдызлык 2025» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең XXV юбилей суперфиналы узды.
Чарага республиканың 45 районыннан 5,5 меңнән артык талантлы бала җыелды. Гомумән алганда, фестивальгә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 50 мең катнашучы килгән. Шуларның 17 меңе ярымфиналга үтә алды, 10 зона этабыннан 2,5 мең иҗади номер тәкъдим ителгән. Алты көн дәвамында фестивальнең суперфиналы ике мәйданчыкта – «УНИКС»та һәм «Созвездие-Йолдызлык»Арт-резиденциясендә узды.
Лениногорск Мәдәният сараеның Галимова Рәмзия җитәкчелегендәге «Талант» үрнәк вокал студиясенең «Сәрвиназ» ансамбле һәм солистлар Таҗиева Э., Орехова А., Касимов Б. масштаблы фестивальдә катнашуы зур уңыш һәм вокалистларның профессиональ дәрәҗәсен тану белән билгеләнде.
Нәтиҗәдә:
“Сарвиназ” вокаль ансамбле-I урын
Орехова Арина-III урын
Таҗиева Эмилия, Касыймов Булат – дипломантлар
Н.Т. Чубатова җитәкчелегендәге «Конферанс» номинациясендә «Браво» нәфис сүз студиясе катнашучысы Ясина Ялалова III урынны яулады.
«Желание летать» үрнәк бию ансамбле (җитәкчесе - Вильданова Р.Р.) быел Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган ягым кыры» биюе белән өченче дәрәҗә лауреат булдылар.
фотолар: Мәдәният сарае Вконтакте битеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев