Лениногорскиның Нефть музеенда ветеран-нефтьчеләрнең иҗади эшләре күргәзмәсе эшли
Күргәзмә икенче ел үткәрелә һәм “кара алтын” табучыларның талантларын ача.
“Безнекеләрне бел” дип исемләнгән күргәзмәдә 50дән артык экспонат тәкъдим ителгән. “Һәрбер эш – үзенчә матур, уникаль. Сез безне иҗади энергия белән сокландырасыз. Чакыруны кабул итеп алдыгыз һәм катнашырга теләк белдерүегез өчен рәхмәт”, - диде “Татнефть” Компаниясе Лениногорск территориаль ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев.
Нефть музее директоры Ирина Фатыхова билгеләп үткәнчә, нефть тармагы ветераннарының осталыгын күрсәтү генә түгел, ә яшь буынга иҗади рухлануны да тапшыру – төп максат.
Рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать һәм кул эшләре, уникаль шкатулкалар, сувенир тәлинкәләр, чигүләр, челтәрләр, бәйләнгән әйберләр, декоратив панно һәм икебана. Һәрберсендә – тормышка һәм кешеләргә мәхәббәт, нефтьчеләрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге чагылышы. Әйтик, Римма Исхакова башка техника кулланып, эпоксид сумала ярдәмендә матур эшләр ясап куйган. Бөек Җиңү көненә ясаган картинасы аеруча да матур килеп чыккан, барысына да ошады.
"Бу картина халкыбыз тарихын яратудан, бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыклары турындагы истәлекне саклап калу теләгеннән туды. Картинаны әзерләгәндә сугыш еллары фотосурәтләрен кулландым, документаль хроника килеп чыкты", - дип сөйли нефть һәм газ чыгару идарәсенең Лениногорск газ цехы ветераны.
Беренчеләрдән булып "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» белем бирү проектына кушылган 12нче балалар бакчасы нәниләре күргәзмәне карый алды. Балалар тәрбияче Алсу Хамматова белән килгәннәр.
«Миңа шкатулкалар, картиналар, башлыклар ошады. Ә принцессалар белән принцлар бии торган бу картина тагын да матур. Мин рәсем ясарга яратам. Өйгә кайткач, мин дә шундый принцесса ясап карыйм”, - ди Полина.
– Безнең алда конкурста катнашу бурычы тора, анда без нефть тарихын күрсәтәчәкбез. Балалар бу тема белән ныграк таныш булсыннар өчен нефть музеена килдек. Бер уңайдан күргәзмәнең ачылышында да булдык, мондагы эшләр балаларга нык тәэсир итте, - ди Алсу Хамматова, 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
Ветеран-нефтьчеләрнең иҗат эшләре белән һәркем 20 октябрьгә кадәр таныша ала.
Сергей Трусов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев