Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее герой-якташыбыз Хәсән Ханиповның туганнарын эзли
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее герой-якташыбыз Хәсән Ханиповның туганнарын эзли

Бөек Ватан сугышы герое ул.

Туган якны өйрәнү музее Бәкер авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәсән Хәнипович Ханиповның туганнарын – Мөхәмәтовлар гаиләсен эзли.

Герой Ханипов батырларча һәлак булган, ләкин ул Советлар Союзы Герое дигән исемне алмаган. 

Ул  батырлык кылган: эвакуацияләнүчеләрне немец бомбардировкасыннан коткара алган. Аның бу батырлыгы турында истәлекләр калды. Музейда аның белән бәйле кайбер предметлар да бар, дип хәбәр итә музей белгече Айгөл Рәхимова.

 

фото: музей фондыннан

 

 


Нет комментариев