Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда өч сугыш хәрбиләре һәм хәрби киемнәргә багышланган күргәзмә эшли башлады (+фотолар)
Күргәзмә берничә сугыш хатирәләрен үз эченә ала.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Чечня һәм Әфган хәрби конфликтларында булучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, МХОда булучыларга, хокук саклау, көч структуралары хезмәткәрләренә багышланган күргәзмә эшли башлады.
«Күргәзмә өчен экспонатларны җыюда барлык кеше катнашты, – дип сөйли музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова. – Шулай да аерым рәхмәт сүзләрен Лениногорскида яшәүче Марсельгә җиткерәбез. Коллекционер шундый күп итеп хәрби киемнәр һәм өч сугыш атрибутикаларын һәм башка экспонатлар да китергән»
Айгөл Рәхимова әйтүенчә, музейда Хәтер стенасы барлыкка килгән. «Теләгә һәр кеше монда үзенең ветеран фотосын алып килеп, стендка куя ала. Лениногорск геройлары турында шулай итеп күбрәк белә алачак башкалар да», – ди музей хезмәткәре.
Күргәзмәдә аерым урынны Ватан сугышы шинельләре, гимнастеркалар, баш киемнәре, шулай ук матрос тельняшкалары һәм башкалар урын алып тора.
«Мондый зур күргәзмәнең әле безнең музейда булганы юк иде. Эскпонатлар җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез», – диләр музей хезмәткәрләре.
Әлеге күргәзмә музейда 12 мартка кадәр эшләячәк.
Ләйсән Мансурова фотолары







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев